2 февраль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстан МАХ мессенджерын гамәлгә кертү буенча Россиянең иң алдынгы 3 төбәге исәбенә кергән
VK стратегик проектлар буенча вице-президенты Рөстәм Хәйбуллов шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, Татарстан кулланучыларның «Сферум» платформасыннан МАХ мессенджерына күчүендә актив катнашкан тәүге төбәккә әйләнгән.
-
МӨҺИМ
Февраль үзгәрешләре: яңа кагыйдәләр үз көченә керә
Түләүләр арта, гаилә ипотекасының шартлары үзгәрә, техник яктан катлаулы товарларны кире кайтаруның яңа кагыйдәләре үз көченә керә.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Оманда очрашуда Татарстанның махсус икътисади зоналары эше турында сөйләде
Халыкара форум кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Оман Солтанлыгының Икътисади һәм ирекле зоналар Баш идарәсе башлыгы, Оманның элеккеге сәүдә, сәнәгать һәм инвестицияләр министры Кайс бен Мөхәммәд Әл-Йосыф белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Машина түбәсенә кар төшкән очракта нәрсәләр эшләргә икәнен аңлаттылар
Юрист Дмитрий Славнов «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә, түбәсенә кар төшеп, машинага зыян килгән очракта нәрсәләр эшләргә икәнен аңлаткан.
-
Яңалыклар
Республика онкология диспансеры һәм маммология бүлеге «Будем жить!» Бөтенроссия премиясен алды
Дәүләт Кремль сараенда «Будем жить!» Бөтенроссия премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узган. Республика клиник онкология диспансеры «Лучшее учреждение – Бороться и искать, найти и не сдаваться» номинациясендә иң югары бүләккә лаек булган. Ә инде диспансерның маммология һәм реконструктив-пластик хирургия бүлеге «Лучшее отделение – Там, где живет надежда» номинациясендә лауреат исемен яулаган.
-
Яңалыклар
Миңнеханов Оманның Сәүдә-сәнәгать палатасы белән ислам финансларын үстерү турында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Оман Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Фәйсал Абдулла Әл Рауәс белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Элекке хакимият башлыгының мөлкәтен тартып алуга бәйле шикаяте канәгатьләндерелмәгән
Самарада узган алтынчы кассация суды, Бөгелмәнең элекке хакимияте башлыгы Ленар Закировның 115 миллион сумлык мөлкәтен тартып алу турында түбәнге инстанцияләр карарын раслап, шикаятен канәгатьләндермәгән. Бу хакта «Татар-информ» суд картотекасы мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Миронов төзелеш кассалары аша торак алуның ипотекага караганда арзанрак булуын әйтте
Ипотека кредитлары урынына төзелеш саклык кассалары аша торак сатып алу гражданнарга якынча 2,5 тапкырга арзанракка төшә. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов белдерде, дип яза «ТАСС»ка сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
М5 «Урал» трассасы участогында вакытлыча чикләүләр тулысынча гамәлдән чыгарылды
Сәгать 12.00дән Татарстан Республикасында М5 «Урал» трассасы участогында хәрәкәткә вакытлыча чикләүләр тулысынча бетерелде. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
-
Яңалыклар
Башкалада «Буран» планы чәршәмбегә кадәр озайтылачак
Казанда «Буран» планы тагын ике көн гамәлдә булачак, дип белдерде шәһәр мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.
-
Яңалыклар
Татарстанда коточкыч юл һәлакәтендә яңа туган кыз бала һәлак булган
Бүген Мәскәү – Уфа автомобиль юлының 947 нче километрында Мамадыш районында бензовоз катнашында үлемле юл-транспорт һәлакәте булды.
-
Яңалыклар
Казан урамнарын җыештыру өчен рекорд сандагы махсус техника җәлеп ителгән
Казанда «Буран» планы гамәлдә – барлык көчләр хәрәкәтне, иминлекне һәм төп объектларга керү мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Бу хакта шәһәр мэриясе хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Белгеч бала караган чорда больничный буенча түләүләр тәртибен аңлатты
Россиядә бала караган чорда больничный буенча түләүләр күләме сабыйның яшенә һәм иминият стажының озынлыгына бәйле. Бу хакта «РИА Новости агентлыгы»на сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Җәмгыять
Мошенниклар танышыгызның «клон»ы түгелме?
«Сәлам, бу мин әле!» Телефоннан күптәнге танышыгызның тавышын ишеттегез ди. Сөйләшү гадәти генә башланып китә дә акча сорауга барып тоташа. Менә шунда инде сак булыгыз, танышыгызның мошенниклар ясаган «клон»ы булырга мөмкин бу, дип кисәтә белгечләр.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов OMNEX 2026 Оман халыкара сәүдә күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәттә «OMNEX 2026» Оман халыкара сәүдә күргәзмәсе ачылыш тантанасында катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.